Снежный Десант

Кукморский муниципальный район. 
МБОУ "Олуязская средняя школа"

Категории раздела

Мои статьи [34]

Наш опрос

Оцените сайт Снежного Десанта

Всего ответов: 52

Мини-чат

200

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Хәтерсезлекне ничек җиңәргә?
Тиздән Бөек Ватан сугышында җиңүебезнең 65 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Тагын җиңү паркларын яңартырлар, аларга танк-пушкалар гына түгел, бәлкем, хәрби самолетлар да куелыр, салютлар атарбыз һ.б.

Ләкин бу бәйрәм чаралары сугыш афәтен узганнар, анда һәлак булганнарның рухы өченме, мәңгелек кайгысына туры киләме?

Минемчә, бу чаралар күбрәк Бөек Җиңүебезне ялтыратып, "помпезно" күрсәтү өчен, халыкны киләчәк "бөек җиңүләр"гә әзерләр өчен эшләнә. "Җиңү­ләрдән җиңүләргә алып бара партия", – дип җырлаган заманнарны онытмаганнар да җитәрлек әле бүген

Иң аянычы, миллионлаган ир-егетләребезнең, кызларыбызның һәлак булуы турында;

миллионлаган ирләрен, улларын югалткан аналар, аларны көтү кайгылары, үлем, хәбәрсез югалу хәбәрләре алу кайгылары, гомерләренең ахыргы минутларына чаклы онытылмаган чиксез кайгылары турында;

тол калып мәңгелек хәсрәт эчендә гомер кичергән миллионлаган хатыннар турында;

ятим калып нинди нужалар белән үскән, кырылган миллионлаган балалар турында;

миллионлаган ир-ат куенын күрми шиңгән, ирсез картаеп үлгән кызларыбыз, аларның чиксез бәхетсез тормышы, һәрвакыт моңлы күзләре, ачылмаган йөзләре турында;

сугышка чаклы, сугыш вакытында, сугыштан соңгы дистә еллар ачлы-туклы, кыйнала-төелә бер хокуксыз эшләп түккән тир­ләре турында;

сугыш китергән искиткеч зур милки югалтулар, җимерелүләр, юкка чыккан шәһәрләр, авыллар, завод-фабрикалар һ.б. турында ул көннәрдә аз искә алына шикелле.

Без инде бу миллион саннарына ияләндек, алар безне тетрән­дерми. Сугыштагы җиңүгә түк­кән кан, аккан күз яше, халкыбыз түккән тир Байкал күле чаклы булырдаен аңламыйбыз шул.

Сез сугышны, сугыш елларын узганнарның җиңү яки Бөек Җиңү көне дигәнен ишетмәссез, алар ул кадерле көнне бары тик сугыш беткән көн яки сугыш туктаган көн дип атый. Моның олы мәгънәсе бар. Алар бу көнне Бөек Җиңү көне дип түгел, чиксез кайгылар китергән олы афәтнең беткән көне итеп хәтерли.

Инде бу сугыштан соң илебез бервакытта да сугыш афәте чыгармаслык гыйбрәт алырга тиеш иде дә бит... Ләкин сугыш афәтенең тирән фаҗигасен  күрсәт­мичә, сугыш тарихын ярты ялган белән тутырып, аның килеп чыгу сәбәпләрен, барышының, сугыш алдыннан "ни пяди земли врагу не отдадим" дип шапырынып, берничә ай эчендә илнең Европа өлешенең яртысын югалтып, шуны өч ел буе миллионнар корбан итеп кире кайтаруны күрсәтү дә сугыштан соң тагын эреле-ваклы дистәләгән сугышларда катнашуга китерде.

Ил халкына исәпсез мораль һәм матди яктан зыян салган, берсен-берсе ашый-ашый властька күтәрелгән ил даирәләренең үз халкын сарык көтүенә әйләндереп, "бөек" идеяләр өчен корбан иткән унар еллык рус-әфган, чечня сугышлары шуның нәтиҗәсе дип уйлыйм.

Йөз меңләп чечен халкының, балаларының, хатын-кызларының, картларының кырылуы, күпме улларыбызның корбан булуы, армияне рухи кыргыйлыкка китерү мөмкинлеге – Невзоровның телевизордан рус офицерларының үтерелгән чеченнарның колакларын кисеп җыеп барып, горурланып кесәләрендә йөр­түләрен "спасатели отечества" дип данга күмүе әле дә хәтеремдә. Бу бит X гасырда түгел, XXI гасырда. Ник соң русларның илаһи заты Лев Толстойны укымыйбыз, аның пәйгам­бәрләр югарылыгындагы "всеобщее добро" идеалларын аңламыйбыз, үтәмибез? Мин ул елларда районның баш табиб урынбасары, баш табиб булып эшләдем, гади халыкның нинди хәсрәт­ләргә дучар ителүен, аналарның чиксез кайгыларын, аннан кайта алганнарның гариплеген күрдем.

Бәлкем бу кемнәрнеңдер милитар менталитеты, яшәү мәгъ­нәседер, ләкин без үзебез ни эшләр кылабыз, бу сугыш афәт­ләрен үткән изге җаннар рухы өчен ниләр эшлибез соң – пә­риләргә ияреп җомга көнне чәршәмбе, чәршәмбе дип кычкырабызмы? Сугышчыларыбыз һәлак булганда, туган илләрендә калган әти-әниләренә, ятим калачак балаларына, туганнарына чиксез кайгы киләчәгенә үзәк­ләре өзелгәндә, тылда калганнарның күтәрә алмаслык кайгы кичергәндә, сугыш елларында ач-ялангач, черәшеп эшләп тир түккән чакларында – Аллаһы Тәгаләдән бу афәтнең узуын, бүтән алдагы буыннарга килмәвен, үзләренең башына төшкән фаҗигане киләчәк буыннарның аңлавына, онытмавына өмет­ләнгәннәр булыр.

Ләкин бүгенгәчә сугыш кырларында һәлак булган йөз мең­ләгәннәрнең сөякләре урман-сазлыкларда таралып ята бирә. Сугыштан соңгы елларда халыкның җелеген суырып, ил җитештер-гәннең 70-80% ын "оборона"га туздырып, ярты дөньяны сугыш тимере – үлем коралы белән тутырдык. "Бөек" маршаллар яртышар пот­лап орден җыеп оҗмахта яшәгән вакытта, һәлак булган сугышчан көрәштәшләрен оныттылар, аларның исемнәрен торгызып җәсәд­ләрен тиешенчә җир­ләүне кирәк санамадылар. Бу җаннарның рухлары –Аллаһы Тәгалә каршында гафу ителмәслек гөнаһтыр. Бәл­кем без шуңа да котая алмыйбыздыр.

Безнең бүгенге хәтеребез ни хәлдә? Ул изге затларның рухы бәхилме безгә, каргап ятмыймы алар безнең буынны? Минемчә, авыл саен куелган җансыз таш сыннар белән генә үз бурычыбызны үтәп җиткермәдек шикелле. Бигрәк тә ризасызлык тудырганы Арчадагы кебек миллионнар сарыф ителгән шыксыз, галәмәт биек кирпеч өеме яки Кукмарадагы кебек (бер аларда гына түгелдер) танк, пушкалар тутырган паркларның да төп идеологиясе сугыш трагедиясен түгел, Бөек Җиңүне генә күрсәтү өчен дип уйлыйм.

Мине иң тетрәндергән хәтер булып Берлинның Трептев паркындагы Коткаручы Солдат сыны түгел, ә паркка кергәндәге күтәрә алмаслык кайгыдан башын игән Ана, көрәштәшләрен югалту кайгысыннан тезләнеп башын игән солдат сыннары һәм бигрәк тә елак каеннар булды. Ә без танклар тутырабыз, ташлар өябез.

Дин әһелләренә дә теләгем бар, нигә гает көннәрендә булса да шул изге истәлек урыннарында, җомга намазларында мәчеттә барлык сугыш корбаннарына, сугыш еллары хәсрәтен кичергән­нәрнең рухына дога кылуны оештырмаска? Бу аларның да бурычы дип уйлыйм.

Минемчә, иң әһәмиятлесе, инде беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган дип тәкрарлыйбыз икән, һәр шәһәрдә, һәр авылда сугыш афәтенең бөтен трагедиясен күрсәткән музейлар торырга тиеш. Аларда сугышта һәлак булганнарның, улларын-кызларын югалткан аналарның, тол калган хатыннарның, ятим калган балаларның, сугыш елларында җил­кәләренә тормыш камыты киеп, алабута ашап җир сөргән, мал караган, балалар үстергән хатыннарның, риясыз яшүсмерләрнең бөтен тормышын күрсәтүче стендлар булырга тиеш. Андый музейлар бер дә юк түгел, ләкин алар аерым илаһи зат энтузиастлар тарафыннан гына аннан-моннан җыелган хәйрия акчаларына эшләнә. Зур булмаса да, эш урыннары да каралмаган.

Безнең  Кукмара районы Олыяз авылы музее шундый күркәм эш эшли. Аның төп оештыручылары – мәктәп директоры Хаҗиев Гомәр һәм Якупова Зөлхәбирә апа.

Анда чыннан да беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган, мең­ләгән экспонат, дистәләгән стенд. Авыл тарихының сугыш елларындагы тормышы, кешеләр­нең күргән ачы михнәтләре бөтен тирәнлеге белән күрсә­телгән.

1997 елда, күп санлы булмаса да, музей тарафыннан җыелган Олыяз авылының Хәтер китабын чыгардык. Ул китапта авылдан алынган 278 кешедән сугышта  һәлак  булып  калган 168е турында туганнарының, авылдашлары хәтерендәге истәлекләр җыелган, 53 енең фотолары да табылган. Китапта искиткеч  мәгълүматлар язылган, аларның сугышка киткәнче тормышлары, кем булып эшләүләре, хатыны, балалары турында, төс-кыяфәт­ләре, шаян сыйфатлары, сугышка кит­кәндә әйткән сүз­ләре, җырлаган җырлары, фронттан язган хатларыннан өзекләр, гаиләләренә багышлап язылган җырлар, балаларының бүген кайларда яшәүләре һ.б. Тетрәндергеч хәтер, кешеләрнең кайгылы язмышлары. Аны укыганда ул сугышның халык башына төшкән нинди кара афәт булганын аңлыйсың. "Бөек" идеяләр өчен кеше канын агызучы, халык, Аллаһы Тәгалә каргаган адәм актыкларына укытасы иде ул Хәтер китабын.

Инде бөек юбилейга кил­гәндә, һәр авылда музейлар оештырсак, һәр авылның Хәтер китапларын җыеп чыгарсак, бүген­ге иң куркыныч дошманыбыз – ХӘТЕРСЕЗЛЕКНЕ ҖИҢҮ булыр иде.
//ЗИННУР ЗАКИРОВ//
http://www.vatantat.ru
Категория: Мои статьи | Добавил: snejny-desant (03.04.2010)
Просмотров: 1669 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Вход на сайт

Поиск

Друзья сайта