Снежный Десант

Кукморский муниципальный район. 
МБОУ "Олуязская средняя школа"

Наш опрос

Оцените сайт Снежного Десанта

Всего ответов: 52

Мини-чат

200

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

20:31
Мөрәҗәгать

                                              Мөрәҗәгать

Олыяз гомуми  урта белем бирү мәктәбенең " Хәтер” һәм Янил һөнәр  көллияте " Кар десанты” эзләнү төркемнәренең бөтендөнья укучыларына мөрәҗәгате.

Хөрмәтле дуслар! Без бүгенге көндә аяз күк йөзле тыныч тормышта яшибез. Һәрбер иртәне шатланып каршы алу, дуслар белән мәктәптә уку, әти- әниләргә ярдәм итү, дәрес хәзерләү- бик зур бәхет! Ә бит бу бәхет, тыныч тормыш бабайларыбызның, туганнарыбызның, авылдашларыбызның гомерләре бәрабәренә яулап алынган.

Хөрмәтле дуслар! Якташларыбызның күпмесе туган җир азатлыгы өчен сугыш кырларында башларын салганнар. Алар да безнең кебек үк тормышны яратканнардыр, киләчәк турында хыялланганнардыр, җиңү көнен көткәннәрдер. Ә сугыш- аяусыз! Авылыбызның нәкъ уртасында Бөек Ватан Сугышында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә һәйкәл куелган. Анда изге җиребезне илбасарлардан саклап калган 325 каһарманнарыбызның исеме мәңгеләштерелгән.

Мәктәбебездә 1994 нче елда оешкан "Хәтер” группасы бик зур эш башкарды. Олыяз , Балыклы, Түбән һәм Югары Казаклар авылларының " Хәтер китаплары” төзелде, сугыш елы балалары турында мәгълүмат тупланды, сугыш кырында хәбәрсез югалган 56 авылдашыбызның исеме ачыкланды. "Кар десанты” группасы егетләре дә һәр ел саен сугыш үткән җирләрдә булып, хәбәрсез югалган солдатларны эзләп, җирләүдә катнашалар.

Бүгенге көндә " Хәтер” группасы " Безнең уртак җиңүебез” дигән проектта катнаша. Аның максаты – сугыш хатирәләрен мәңгеләштерү. Чөнки сугышның тере шаһитләре булган ветераннарыбызның сафы көннән- көн сирәгәя. Берничә елдан киләчәк буын ул куркыныч еллар турында китаплардан укып, кинофильмнар карап кына белә алыр.

Хөрмәтле дуслар! Без сезгә мөрәҗәгать итәбез! Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырлар, сугыш чоры балалары турында истәлек- хатирәләр, мәгълүматлар туплыйк. Эзләнү эшендә катнашыйк. Аларның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан- буыннарга күчсен! Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел!

Олыяз урта мәктәбе.

24 февраль 2014 ел.


 

Просмотров: 559 | Добавил: Амир | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Вход на сайт

Поиск

Календарь

«  Февраль 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
2425262728

Архив записей

Друзья сайта